16 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
2026 елда республикада укучыларны бушлай тукландыруга 3 млрд сумга якын акча юнәлтеләчәк
2026 елда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Савылса да артмый: сөт базарын ни көтә?
Соңгы бер атнада телефоныбызның тынып торганы юк. Республиканың төрле авылларыннан бер төрле эчтәлектәге хәбәрләр алабыз. Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләре төшкән икән. Декабрь башы белән чагыштырганда, хаклар 2–5 сумга кадәр кимегән. Сөтнең литры 15 сумга кала икән, дип тә куркыталар. Сәбәпләре нидә һәм алда тагын ни көтә? Сөт базарының хәле турында белгечләрдән сорадык.
-
Яңалыклар
Татарстан халкына пенсия күләмен исәпләү тәртибен аңлаттылар
Минималь билгеләнгән хезмәт стажы һәм пенсия баллары булган татарстанлылар иминият пенсиясе ала ала. Аның күләме ничек исәпләнүе турында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
«Ярдәм» фонды һәм мәчете елга йомгак ясады
«Ярдәм» фонды һәм мәчете елга нәтиҗә ясап, киләсе елга планнар корды.
-
Яңалыклар
Узган тәүлектә Казан юлларында зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк
Узган тәүлектә Казан юлларында бер генә кеше булса да зыян күргән юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән. Дәүләт автоинспекциясе шәһәр магистральләрендә тотрыклы хәл турында хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Тукай һәм Аутаев әсәрләре беренче тапкыр Каирда гарәп укучыларына тәкъдим ителәчәк
Дөньядагы иң зур әдәби форумнарның берсе булган Каир халыкара китап ярминкәсендә гарәп аудиториясен Россия халыкларының шигъри традицияләре белән таныштыручы ике китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан мөфтияте «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга чакыра
Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Быел Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак
2026 елда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә иң мөһим эш IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итү булачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең яңа елдагы беренче 117 нче утырышында Комиссия рәисе Андрей Кондратьев белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанга Себер антициклоны килә
Бүген Татарстанда һава торышын үзәге Көнбатыш Себер өстендә булган киң антициклон билгеләячәк. Аның йогынтысында температура фоны нык түбәнәячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».